Торак-коммуналь хезмәте өчен әҗәтләрне түләтү кампаниясе дәвам итә. Әҗәтләрне яхшылап түләүгә күндерү һәм буш вәгъдәләр вакыты үтте, хәзер торак-коммуналь хезмәте өчен әҗәтләре чиктән ашкан түләмәүчеләргә көн бетте.
ЕРРЦ мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 1нче февралена халыкның торак-коммуналь хезмәте өчен әҗәте
269 871 219,87 сум тәшкил итә.
Әҗәтне киметү максатыннан, претензияле белдерү кагазьләре тапшырыла, йортларның мәгълүмат такталарында түләмәүчеләрнең исемлеге һәм әҗәтләренең күләме күрсәтелгән белешмә эленә, әҗәтләре 30 меңнән артканнарга кызыл төстәге квитанцияләр өләшелә. РФ Хөкүмәт карары нигезендә, техник мөмкинлек булган очракта, коммуналҗ хезмәт күрсәтү туктатыла яки киметелә. Шулай ук суд органнарына әҗәтне мәҗбүри кайтарту буенча документлар әзерләнеп тапшырыла Суд приставлары, әҗәтне кайтаруны таләп итеп, түләмәүчеләрнең өйләренә баралар. Шулай ук ГИБДД һәм УФССПның уртак рейдлары үткәрелә.