Әлмәт шәһәренең үзәк мәчетендә педагоглар катнашында түгәрәк өстәл узды

2016 елның 4 марты, җомга

“Үсеп килүче буынга әхлакый тәрбия бирүдә халык педагогикасы һәм ислам мәдәнияте нигезләре” темасына үзәк мәчеттә үткәрелгән түгәрәк өстәлгә дин, фән һәм иҗат вәкилләре җыелды.

Очрашуда Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, ӘМР мәгариф идарәсе җитәкчесенең милли эшләр буенча урынбасары Сиринә Җиһаншина, “Альметьевский вестник” газетасы мөхәррире, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасыныд Әлмәт филиалы рәисе Ландыш Зарипова, мәгариф идарәсе, мәктәп һәм балалар бакчалы вәкилләре катнашты. Алар һәр ата-ананы, җәмгыятьне һәм дәүләтне борчыган мәсьәлә – балаларны рухи-әхлакый тәрбияләү ысул һәм чаралары турында фикер алыштылар, укытучылар һәм тәрбиячеләр үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Түгәрәк өстәл барышында Әлмәт мөхтәсибәте һәм педагогларының усеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдәге уртак эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм 2016 елга планнар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International