Медсовет-2016

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Әлмәт сәламәтлек саклау идарәснең 2015 елгы эшчәнлеге һәм 2016 елга билгеләнгән планнар хакында сәламәтлек саклау хезмәткәрләре белән традицион уздырылган  очрашуда сөйләшенде. Киңәшмә эшендә ТР Сәламәтлек саклау  министры Гадел Вафин,  район башлыгы  урынбасары Наҗия Хәйдәрова, Әлмәт районы сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина катнашты. “Иске Әлмәт” мәдәният йорты фойесында “Үзеңнен басымыңны  үлчә” дип исемләнгән акция  узды.

Җурналистлар белән интервью  вакытында Гадел Вафин төп игътибарны  йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елы дип игълан ителгән узган ел нәтиҗәләренә һәм “биш адым” кагыйдәләренә  юнәлтте. Үз чыгышында Министр  онкология авыруларын булдырмау елы дип игълан ителгән 2016 елның “10 кагыйдәсенә”;  медицина өлкәсендә эшләүчеләр һәм, беренче чиратта, үз-үзен яраткан һәр кеше алдында торган бурычларга да басым ясады.  Әлмәтлеләргә мөрәҗәгать итеп,  ул үз сәламәтлекләрненә игътибарлырак булырга, диспансеризация үтәргә чакырды.

Төп чыгышны Вера Головина ясады. 2015 елдагы эшчәнлегенең уңышы булып районыбызда демографик вәзгыятьнең уңай якка үзгәреше тора. 10 ел эчендә халык санының даими артуына ирешергә насыйп булды, 2015 елда ул 1000 кешегә + 3,9 тәшкил итте. Туучылар саны дәрәҗәсе буенча без Республика күләмендә икенче урынга чыктык,  ул 1000 кешегә 16,0 тәшкил итте. 10 ел эчендә туучылар саны 40% артып китте. 

Медсовет эше алдынгыларны бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International