Әлмәт физкультура колледжының спорт залында урта һәм югары уку йорты студентлары арасында узган олимпиада “Физик камиллек”дип аталды. Әлеге үзенчәлекле бәйгедә катнашу өчен нефтьчеләр башкаласына Татарстанның иң лаеклы уку йортларыннан 44 команда килгән иде. Олимпиада барышында катнашучылар 6 этап буенча, төрле спорт ярышларында көчләрен сынадылар.