Әлмәт полиция хезмәткәрләре журналистларга бердәм электрон хөкүмәт порталы аша Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча нинди хезмәтләр күрсәтелүе турында сөйләделәр. Полиция хезмәткәрләре әлеге темага лекцияне хезмәт коллективларында да уздырганнар. Электрон хөкүмәт порталы чиратларсыз гына төрле справкалар алырга, шәхси саклау оешмаларының лицензияләрен белергә һәм башка күп төрле хезмәтләрдән кулланырга мөмкинлек бирә. Бу хакта тулырак мәгълүматны “кайнар линия” телефоны (843) 221-20-02 буенча ачыкларга була.