Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты муниципаль милек буенча 2016 елның 1 апреленә билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә.
Күчемсез милек буенча мәгълүмат:
- кибет бинасы , гомуми мәйданы 272,2 кв.м., кадастр номеры 16:45:060106:484, җир участогы, гомуми мәйданы 309,3 кв.м., кадастр номеры 6:45:060106:7, адресы: Әлмәт районы, Тихоновка урамы, Нефтьчеләр урамы, 69 йорт. Башлангыч бәясе - 1 413 000 сум;
Транспорт чаралары:
- ГАЗ 22171 (VIN)XTH22171010030736, 2001 елда чыгарылган. Башлангыч бәясе - 60 000 ( Алтмыш мең) сум;
Югарыда күрсәтелгән милекне алырга теләүчеләр аукционда катнашу өчен гариза бирергә Әлмәт шәһәре, Тукай урамы, 9 а йорт,204 кабинетка мөрәҗәгать итә алалар.
Хәбәрләшү өчен телефоннар: 8(8553) 43-86-78. Башлангыч этабында уздырылачак сатулар буенча барлык мәгълүмат Әлмәт муниципаль сайтында almetyevsk.tatar.ru урнаштырыла.