Айрат Хәйруллин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте

2016 елның 1 марты, сишәмбе

Бүген район башлыгы Айрат Хәйруллин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Очрашу барышында ул мөрәҗәгать белән килгән әлмәтлеләрнең сорауларына җаваплар бирде, тәкъдимнәрен тыңлады. Район башлыгына килүчеләр торак шартларын яхшырту, гаилә балалар бакчасы ачу хакында сөйләделәр. Александр Евдокимов, мәсәлән, шәһәр территориясендә ял зонасы белән бергә вейк-парк ачу тәкъдимен күтәрде. “Шәһәр күлендә вейк–парк ачу буенча безнең күләмле планнарыбыз бар. Ул заманча һәм уңайлы ял итү зонасы булачак,”– дип белдерде район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International