Айрат Хәйруллин: “Татнефть” компаниясе, “Әлмәтнефть” кебек предприятиеләр тарафыннан ярдәм булмаса, әлмәтлеләргә файда китерерлек масштаблы проектлар тормышка ашырыла алмас иде!»

2016 елның 1 марты, сишәмбе

Бүген “Әлмәтнефть” идарәсендә узган җыелышта “Татнефть” компаниясе, ӘМР җитәкчелеге, хезмәт коллективы катнашты. Чараны ачып “Татнефть” компаниясенең генераль директор урынбасары Наил Ибраһимов 11 ел дәвамында нефть һәм газ чыгару идарәсе белән җитәкчелек иткән Миргазыян Таҗиевка нефть тармагына багышлаган күпьеллык хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм генераль директорның Рәхмәт хатын тапшырды. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин район һәм шәһәрнең социаль – икътисади үсешендә Миргазыян Зәкиевичның өлеше искиткеч зур булуын ассызыклады. “Татнефть” компаниясе, “Әлмәтнефть” кебек предприятиеләр тарафыннан ярдәм булмаса, әлмәтлеләргә файда китерерлек масштаблы проектлар тормышка ашырыла алмас иде!»–дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International