4 мәктәптә узган милли мәдәниятләр фестиваленең муниципаль этабында Әлмәтнең 10 мәктәбеннән 100 дән артык кеше катнашты. Чараның максаты – укучыларда төрле милләт мәдәниятенә карата кызыксыну уяту, аларның гореф – гадәтләре белән таныштыру. Бәйрәмгә кунак булып Татарстан халыклары ассамблеясының Әлмәт бүлеге җитәкчесе В.В. Мелконян, язучылар берлеге җитәкчесе Р.Ш. Шаһиев, “Бирлик” милли общинасы җитәкчесе Ф.А.Бакиров һәм башкалар килгән иде.