Республикада законсыз миграциягә каршы чаралар катыланачак. Бу хакта Лаеш районы Комлы Кәвәл авылында узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров әйтте. Чарада катнашучылар 2015 елда республиканың җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә йомгак ясады, 2016 елга эш планнарын билгеләде.