Нәдер авылында авыл яшьләренең 47 нче спартакиадасы узды.

2016 елның 27 феврале, шимбә

Беренче спартакиада 1969 елда Яңа Кәшер авылында үткән иде. Һәм менә ничә ел инде яшьләр кышын көч сынашырга җыела. Барысы да нәкъ олимпиадагыча: әләм күтәрү, факел кабызу. Яшьләр төрле спорт буенча егәрлекләрен, җитезлекләрен сынады. Урыннар авылда яшәгән кешеләр санына карап билгеләнде. 800 гә кадәр халкы булган авыллар арасында беренче урынга Кичү, икенчегә Васильевка, өченчегә Ерсубайкино авыл җирлекләре чыкты.

800 дән артык кешеле җирлекләр арасында җиңүне Нәдер яулады. Миңлебай белән Кәшер икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Киләсе елда спартакиада Түбән Мактамада узачак. 

"Әлмәт таңнары"-Татмедиа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International