Әлмәт «2015-2020 елларга Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасы белән беренче тапкыр 2015 елның 25 маенда шәһәр һәм районның барлык учреждениелары, оешмалары, зур предприятиелары катнашуы белән "Минем шәһәр. Минем талант" Road-show күргәзмә мәйданын үткәргән вакытта танышты. 21-28 июньдә Иннополис шәһәрендә "Талантны ачу" Җәйге Яшьләр Мәктәбе үткәрелде, анда 400 кеше катнашты, шул исәптән Әлмәттән 12 яшьтән 21 яшькә кадәр 54 катнашучы һәм 10 остаз килде.