“Бердәм Россия” депутатлык фракциясе каршында төзелгән “Мәрхәмәт” берләшмәсенең чираттагы утырышы булып узды.
Район Советы депутатлары – хатын-кызлар республика “Мәрхәмәт” берләшмәсенең төп эшчәнлеге белән танышты. Республиканың 42 районында мондый депутат хатын-кыз берләшмәләре төзелгән икән. Утырышта аутист балаларга комплекслы ярдәм итү турындагы сорау да каралды. Андый балаларга уку өчен бездә 21 нче мәктәп каралган. Депутат хатын-кызлар әлеге балаларның әти-әниләренә ярдәм итү өчен консультация һәм психологик үзәк ачу кирәклеген дә белдерделәр.
"Әлмәт таңнары" - Татмедиа