Әлмәттә мини-футбол буенча “Киез итекләрдә 3х3” ачык турниры булып узды.
Һәвәскәр командалар арасындагы әлеге турнирда республиканың көньяк-көнчыгыш районнарыннан 21 команда катнашты. Җиңүче булып Түбән Мактама командасы танылды. Икенче урында Яр Чаллы командасы, өченче һәм дүртенче урыннарны Әлмәт командалары бүлеште. Турнирның иң яхшы уенчылары булып Әлмәттән Ирек Низамов, Александр Заинчковский һәм Чаллыдан Михаил Кудряшов танылды.
"Әлмәт таңнары" - Татмедиа