Әлмәттә Ватанны саклаучылар көнен зурлап билгеләп үтәчәкләр.

2016 елның 22 феврале, дүшәмбе

«Яңа елның 100 көне» проекты кысаларында бу көнне Нефтьчеләр мәйданындагы шугалакта спорт-күңел ачу чаралары үткәреләчәк.

14 сәгатьтә иң спорт сөюче гаиләләр җитезлектә ярыша. 15 сәгать 30 минутта итекләрдән мини-футбол буенча шәһәр турниры үткәреләчәк. Җиңүчеләрне призлар, бүләкләр, дипломнар көтә.

18 сәгатьтә күңел ачу чаралары башланачак. Күңелле булачак. Рәхим итегез!

"Әлмәт таңнары" - Татмедиа

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International