Татарстан Республикасы Премьер-министры Әлмәт муниципаль районы Советы сессиясе эшендә катнашты

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы   Премьер-министры  Илдар Халиков  Әлмәттә  булды. Эш визиты кысаларында  ул Әлмәт  муниципаль районы башлыгы  Айрат  Хәйруллин  һәм  “Татнефть” җәмгыяте  генераль директоры урынбасары  Рөстәм Мөхәммәдиев  озатуында   “Татбурнефть” җәмгыяте һәм  “Әлмәт торба  заводы”нда  булды,  “Нефтьче” мәдәният сараенда зур масштабларда оештырылган  район  казанышлары күргәзмәсен  карады.

 Алга таба  республиканың    Премьер-министры  Әлмәт муниципаль районы Советының VII сессиясендә һәм шәһәр Советының  җиденче утырышында катнашты.  Сессиягә РФ Дәүләт Думасы  Федераль  Җыены депутаты Ринат Хайров,  ТР Президентының  нефть сәнәгате буенча  ярдәмчесе Шәфәгать Тәхәветдинов,  ТР Президентының  эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов, Дәүләт Советы депутатлары,  район активы катнашты.

  Сессиядә   төп мәсьәлә –  Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре башлыгы Айрат Хәйруллиның 2015 елгы эшчәнлек буенча һәм 2016 елга бурычлар турында отчеты  булды. Ел казанышлары арасында: «Россиянең иң төзек шәһәр (авыл) җирлеге» исеменә Бөтенроссия бәйгесе йомгаклары буенча Әлмәт шәһәренә РФ Хөкүмәтенең II дәрәҗә дипломы бирелү, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеш рейтингында II урынны яулау.  Айрат Ринатович Татарстан Республикасы Президентын һәм Әлмәт муниципаль районы вәкиллекле органнарына өченче чакырылыш депутатлар сайлау елның мөһим вакыйгасы булуын ассызыклады.  

   Алга таба Айрат Хәйруллин  икътисад белән бәйле сорауларга тукталды. Әлмәт муниципаль районының консолидацияләнгән бюджеты үтәлеше тулаем 2015 ел өчен керемнәр буенча, бюджетара трансфертларны исәпкә алып,  3 701 миллион сум яки төгәллек кертелгән план билгеләмәләренә карата 100,4% тәшкил иткән. Бюджетның факттагы үтәлеше аның социаль юнәлгәнлеген ачык күрсәтә.

Татарстан Республикасы бюджетыннан район бюджетына бюджетара трансфертлар керү 1 621 миллион сум булган, шул исәптән бюджетара трансфертлар исәбенә районның республика бәйгеләрендә, проектларда, программаларда катнашуы һәм җиңүе өчен премияләр һәм грантлар рәвешендә 24 миллион сум алынган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International