Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков эш визиты белән Әлмәттә булды һәм “Нефтьче” мәдәният сараенда зур масштабларда оештырылган район казанашлары күргәзмәсен карады. Күргәзмә буенча экскурсияне район башлыгы Айрат Хәйруллин шәхсән үзе алып барды.
Илдар Шәфкатовичка 2015 елда район, республика һәм федераль бюджет средстволарына алынган техникалар күрсәтелде.
“ Шәһәр автомобиль юллары идарәсе“ күргәзмәдә каты реагентлар белән эшләүче күп функцияле 6 махсус машина, “Чайка” гидрокүтәрткече һәм башка техникалар тәкъдим итте. Троллейбус идарәсе һәм АПОПАТ күргәзмәгә метанда эшли торган автобус һәм троллейбусларын алып чыкканнар иде.
Болардан тыш күргәзмәдә яшьләр сәясәте, спорт, мәдәният, сакчыл производство, авыл хуҗалыгы, эшмәкәрлек һәм башка юнәлешләр чагылдырылган масштаблы экспозицияләр урын алды.