Туберкулезга каршы хезмәтнең эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Республика туберкулезга каршы клиник диспансерның Әлмәттәге филиалында да капиталь ремонттан соң, табибларга эшләү өчен шартлар яхшырган. 61 миллион сумлык җиһаз алынган. Монда үпкәдән тыш, бүтән әгъзалардагы туберкулезны да дәвалыйлар, операцияләр дә ясала. Әйтик, сөяк-буын туберкулезына операция ясау буенча республикада бердәнбер бүлек бу.
Махсус сертификатлы травматолог-ортопед, баш табиб Ринат Усманов җитәкчелегендәге белгечләр соңгы биш елда бүлектә умыртка-буын туберкулезы буенча 418 операция ясаган. Узган елдан башлап операцияләр остеотомия ультратавыш хирургиясе системасы ярдәмендә башкарыла. Ул – 4 миллион сумлык җиһаз. Ә Әлмәт диспансерында белгечләргә кытлык бар. Гомумән, Россия буенча саный китсәң дә, фтизиатр-ортопедларның саны нибары 39дан артмый икән. Шуларның өчесе – Әлмәттә. Безнең тәҗрибәле белгечләрдә дәваланырга Уфадан, Башкортстаннан, хәтта Петербургтан киләләр.