Бүген Әлмәттә мәдәният идарәсенең отчет җыелышы булып узды. Төп доклад белән идарә җитәкчесе Гүзәл Пайдуллина чыгыш ясады.
Ул елның уңышлы булуын, 8151 мәдәни-массакүләм чара узуын, аларда 531307 кеше катнашуын хәбәр итте. Иҗат коллективлары (1781 кеше) 181 фестивальдә һәм конкурста катнашкан.