“Татарстан Республикасы муниципаль районнары арасында иң яхшы бизәлгән Яңа ел чыршысы” бәйгесендә тавыш бирү дәвам итә

2016 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

ТР муниципаль берәмлекләр порталында “Татарстан Республикасы муниципаль районнары арасында иң яхшы бизәлгән Яңа ел чыршысы” бәйгесендә тавыш бирү дәвам итә. 

Бәйге уздыру өчен республика 5 зонага бүленгән. Бәйгенең беренче этабы муниципаль берәмлекләрнең үз эчендә уздырылып иң лаеклы дип табылган авыл җирлеге тәкъдим ителә. Икенче этапта 5 зона арасындагы җиңүче билгеләнә. Рәсми порталда 2016 елның 20 январенә кадәр тавыш бирергә мөмкин. Бәйгегә йомгак 1 февральдән дә соңга калмый ясала.

Әлмәт өчен түбәндәге ссылка буенча тавыш бирергә мөмкин:  http://msu.tatarstan.ru/rus/ngkonkurs2016.htm

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International