Агымдагы елның гыйнвар аеннан район башлыгы мәктәпләргә йөри башлаячак. Бүген ул иң беренче 24 нче мәктәптә11а сыйныфында ачык дәрестә булды. Математика дәресендә Айрат Ринатович мисалларны чишү осталыгын үзе дә күрсәтте. Район башлыгы мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган, ә математика аның иң яраткан дәресе булган. Арифметик мисалларны тормышта ни рәвешле кулланырга мөмеинлеген Айрат Хәйруллин үз мисалында дәлилләде.