Бүген Айрат Хәйруллин 24 нче мәктәптә укыту барышы белән танышты.Биредә 1243 укучы белем ала. Район башлыгы сыйныф бүлмәләрен, ашханәне карады, укучылар белән сөйләште.
Айрат Ринатович шулай ук ГТО нормаларын тапшыру буенча стендны яңартырга кирәклеген искәртте. Соңыннан ул музей фонды белән танышты һәм педагогик коллектив белән очрашты.