Бүген район башлыгы Айрат Хәйруллин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте һәм әлмәтлеләрнең теләк, тәкъдимнәрен тыңлады. Очрашуда җир һәм милек эшләре мөнәсәбәтләре палатасы эшчәнлегенә кагылышлы, ятим балаларга фатир бирү, йорт– җирсез гражданнар өчен приют булдыру, яшьләр өчен скейтпарк ачу кебек сораулар күтәрелде.
Йорт – җирсез кешеләр өчен приют ачу район өчен актуаль сорау булып кала бирә. Рәсми мәгълүматлар буенча, Әлмәт районында тору урыны ачыкланмаган 174 кеше исәпләнә. Айрат Ринатович әлеге мәсьәлә буенча буш биналарны ачыкларга, мөмкинлекләрне өйрәнергә кушты.