12 январь Россиядә Прокуратура хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Әлмәт шәһәре прокуроры Рафаэль Шакиров белән очраштылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын биредәләр.
Әңгәмә барышында торак –коммуналь хуҗалык, хезмәт хакы бирүдә тоткарлыклар, 2015 елда ирешелгән уңышлар, прокуратура эшчәнлеген оештырудагы яңалыклар хакында сүз барды. Очрашу ахырында Рафаэль Шакиров: ”Прокурор вазифасы беркайчан да “уңайлы” да, “файдалы” да булмаган һәм була да алмый. Мин ышанам, безнең эшебез беренче чиратта җәмгыять һәм дәүләт өчен кирәкле, шуның өчен дә абруе зур, язмышын әлеге һөнәр белән бәйләүчеләргә канәгатьлек алып килә.”– диде.
Мөмкинлектән файдаланып Рафаэль Шакиров үзенең коллегаларын Прокуратура көненең 294 нче еллыгы белән тәбрик итте. Авыр һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләде.