Бүгенге гомум шәһәр планеркасы вакытында район башлыгы Айрат Хәйруллин Гафиятуллин – Әминов урамнары киселешендәге аварияне кыска срокларда ликвидацияләү бурычын куйды.
10 январь көнне 4 нче котельныйга бара торган җылылык трассасында торбаларга зыян килүе ачыклана. «АПТС» ААҖ директоры Василий Юрченко сүзләренә караганда, 2015 елның җәй айларында җылылык трассасында тиешле ремонт эшләре уздырылган булган. Әлеге авария исә, торбага бетон плитә тиеп тору һәм барлыкка килгән коррозия нәтиҗәсе.
“Әлмәт җылылык челтәре” җәмгыяте хакимияте тудырылган уңайсызлыклар өчен кулланучылардан гафу үтенә һәм 18.00 сәгатькә кадәр җитешсезлекләр бетереләчәк дип ышандыра.
Бәйрәм вакытында шәһәрнең коммуналь службалары штат режимында эшләделәр. «000» диспетчерлык службасына 223 шалтырату булган, шуларның 108 е фатирларда җылы булмау белән бәйле.