Күптән түгел генә “Талантлар салюты” халыкара проекты кысаларында Брест шәһәрендә балалар һәм яшьләр иҗатына багышланган “Кыш Бабайда кунакта” дип исемләнгән фестиваль – бәйгесе булып узды. Фестивальдә Россия һәм Белоруссиянең төрле шәһәрләреннән 250 дән артык яшь талант катнашты.
Лидия Рәхимова “Вокал иҗаты. Соло” номинациясендә беренче дәрәҗә Диплом, «GROUND BEAT» иҗат төркеме “Вокал иҗаты. Хор” номинациясендә иң яхшылардан булып танылды.
Үз яшендәгеләр арасында әлеге номинацидә Әлмәттән Владислава Самойлова җиңүче булды. Фестиваль хакында тулырак мәгълүматны “Талантлар салюты”ның махсус сайтыннан– http://saluttalantov.ru/news/396 укырга була.