Бүген ӘМР башкарма комитетында гомуми шәһәр планеркасы узды. Аны район башлыгы Айрат Хәйруллин үткәрде.
Планеркада коррупциягә каршы сораулар буенча район башлыгы киңәшчесе итеп Ленар Вәлеев билгеләнүен хәбәр иттеләр. Киңәшмә вакытында 28 декабрь дә узган планерка вакытында бирелгән күрсәтмәләрнең ничек үтәлүе тикшерлде, “100 көн Яңа ел” проектының кысаларында уздырылган бәйрәм чараларына йомгак ясалды. Район башлыгы “Кыш Бабайга ярдәм ит” акциясендә катнашып, хат язучы балаларны куандырырга мөмкинлек тапкан нефтьчеләргә, оешма һәм предприятиеләргә, авыл җирлеге башлыкларына олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Гомуми шәһәр планеркасы киләсе атнада башкарылырга тиешле эшләрне планлаштыру белән тәмамланды.