Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин инициативасы белән гамәлгә куелган “100 көн Яңа ел” проекты 2016 елда да дәвам итә. Үзәк Яңа ел чыршысы янында бүген 25 нче мәктәп коллективы оештырган “Күңелле чаралар” дип аталган Яңа ел программасы хоккей, тимераякта узышу, бозда боулинг уйнау белән үзенчәлекле булды.
Тимераяксыз килүчеләр һәм иң нәниләр өчен дә мавыктыргыч уеннар аз булмады. Алар төрле командаларга бүленеп аркан тартыштылар, әкият геройларына ияреп спорт уеннарында катнаштылар.