Әлмәттә Раштуа бәйрәмнәре узды

2016 елның 8 гыйнвары, җомга

7 январь көнне үзәк чыршы янындагы сәхнәдә Кыш Бабай, Кар кызы, төрле әкият геройлары катнашында Раштуа бәйрәме башланып китте. Чараны Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге коллективы оештырды. 

Бәйрәм вакытында балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә кызыксынулары исәпкә алынып төрле бәйгеләр оештырылды. Чаналарда шуу, тимераякта йөрү, кар атышлы уены, чүлмәк вату, кар боулингы бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре булып хәтердә калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International