ТР муниципаль берәмлекләр порталында “Татарстан Республикасы муниципаль районнары арасында иң яхшы бизәлгән Яңа ел чыршысы” бәйгесендә тавыш бирү дәвам итә.
Бәйге уздыру өчен республика 5 зонага бүленгән. Бәйгенең беренче этабы муниципаль берәмлекләрнең үз эчендә уздырылып иң лаеклы дип табылган авыл җирлеге тәкъдим ителә. Икенче этапта 5 зона арасындагы җиңүче билгеләнә. Рәсми порталда 2016 елның 20 январенә кадәр тавыш бирергә мөмкин. Бәйгегә йомгак 1 февральдән дә соңга калмый ясала.
Әлмәт өчен түбәндәге ссылка буенча тавыш бирергә мөмкин: http://msu.tatarstan.ru/rus/ngkonkurs2016.htm