Татарстан Республикасында парклар һәм скверлар елы, “100 көн Яңа ел” проекты кысаларында нефтьчеләр башкаласында “Әкиятләр шәһәрдә” күчмә театры чыгыш ясады.
Әлмәтлеләр һәм шәһәребез кунаклары өчен нефтьчеләр башкаласының 7 мәйданында – “Иске Әлмәт” мәдәният йорты, “ Шәмсенур”, “Яшьлек”, “Татарстанның 60 еллыгы” исемендәге паркларда, “Нефтьче” мәдәният йорты каршысында Мәскәү һәм Казан театрлары артистлары, циркачларның интерактив чыгышлары, тамашалар күрсәтелде. Һава торышы салкын булуга карамастан, Яңа ел кәефе белән рухланган тамашачылар махсус мәйданнарга җыелды. 5 театр коллективы нефть башкаласының төрле мәйданнарында 15 тамаша күрсәтте. Театраль десант үзәк чыршы янында оештырылган күмәк тамаша белән тәмамланды.