Декабрь башына Татарстанда 2 млн кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган

2015 елның 5 декабре, шимбә

2015 елның 4 декабренә Татарстанда 2 млн 128,9 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 88,7 процентын тәшкил итә. Шул исәптән соңгы 2 атнада 102 мең кв метр торак тапшырылган.

Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры сүзләренчә, бүгенгә 21 муниципаль берәмлектә торак төзү планы тулысынча үтәлгән. 2015 елның 4 декабренә социаль ипотка буенча гомум мәйданы 221,9 мең кв метр тәшкил иткән барлыгы 3 мең 727 фатирлы 128 йорт файдаланылышка тапшырылган. Соңгы 2 атнада 30,4 мең кв. метр файдалануга бирелгән.

Биш һәм аннан күбрәк балалар тәрбияләүче гаиләләрне торак белән тәэмин итү кысаларында, 2015 елда  күп балалы гаиләләргә бирелгән 45 сертификат иясенең 37се 4 декабрьгә фатирлы булган.

Ата-ана назыннан мәхрүм ятим балаларны тораклы итү буенча 4 декабрьгә милек хокукы турындагы 158 таныклык алынган, алардан 129 торак бина республика милкенә сатып алынган. Шул исәптән аларның 80енә Татарстан Республикасы милке хокукы теркәлгән һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыны ятим балаларга бирү турындагы боерыгы басылган. Калган 173 торак бина буенча сатып алу мәсьәләсендә әзерлек эшләре бара (2015 елда 331 ятим фатирлы була).  

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 33 йортның 29ында әзерлек дәрәҗәсе югары (70 проценттан артык). 4 йорт исә уртача әзерлектә (30дан 70 процентка кадәр). Соңгы 2 атнада объектларны техник әзерлеге уртача 2 процентка арткан.

2015 елда арендалы торак төзү программасы кысаларында гомум мәйданы 33 мең 83 кв метрлы 8 йорт файдалануга бирелгән. 

Иннополиста гомуми мәйданы 8 мең 372 кв метрлы 145 фатирга исәпләнгән 4 йорт төзеп тапшырылган.

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, Татарстанда социаль-мәдәни объектлар сафка бастыру буенча 3 республика программасы тулысынча тәмамланган. Бу - ТРда беренчел медицина-санитария ярдәм күрсәтү объектларын модернизацияләү, муниципаль районнарда универсаль спорт мәйданчыклары һәм участок полицейскийлары өчен хезмәти торак төзү программалары.

Киңәшмә барышында гражданнарны аварияле торактан күчерү, өлешкә кереп күп фатирлы торак йортлар төзүне тәмамлау турында аерым фикер алышынды. Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин докладыннан соң Рөстәм Миңнехановның өлешкә кереп фатир төзүчеләр акчалары катнашында объектлар төзү турындагы аныклагыч сорауларына ТР Премьер-министры урынбасары Алексей Песошин җавап бирде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

"Алданган өлешчеләр - бик күңелсез тема, - диде бу мәсьәләдә, аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов. - Әмма бу мәсьәләләрне хәл итәргә, гражданнарны алдаган төзү компанияләренә карата җитди чаралар күрергә кирәк. Бүген кешеләр мине, тулаем хакимиятне гаепли, - дип дәвам итте Татарстан Президенты. - Мин көн саен алданган өлешчеләр проблемасы турында язылган хатлар алам. Әлбәттә, кешеләр ачулы, алар төзелешкә рөхсәт биргән органнарның кая караганын аңламый. Күпләр әлеге хакимият органнары мошенникларга өлешчеләрнең акчаларын үзләштерергә мөмкинлек биргән дип саный. Әлеге сорауларны тикшерү зарур. Бүген безгә вазгыятьне контрольда тотарга кирәк, шул исәптән күзәтү һәм хокук саклау органнары катнашында. Бу бит безнең кешеләр, безнең гражданнар, өлешчеләрнең күбесенең яшәр урыны юк, күп гаиләләрдә балалар бар. Барлык тиешле чараларны күрү зарур", - дип, Рөстәм Миңнеханов Казан хакимиятен алданган өлешчеләр проблемасы буенча активрак эшләргә чакырды.

"Мин Казан хакимияте позициясен аңламыйм, - диде ул. - Бу вазгыятьтә гаеплеләрне түгел, бу хәлдән чыгу юлларын эзләргә кирәк, безнең өчен алданган өлешчеләр мәсьәләсен берәү дә хәл итмәячәк".  

"Татар-информ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International