Безнең ил, Татарстан Республикасы кебек үк, төрле милләт һәм дин тотучы халыкның озак еллар дустанә яшәү буенча уникаль позитив тәҗрибәсенә ия. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет һәм РФ Җәмәгать палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү буенча комиссиясенең уртак утырышында шулай дип белдерде.
Казан Кремлендә узган утырышның эшендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Милләт эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Андрей Меженько, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Алексей Симонов, РФ Җәмәгать палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү буенча комиссиясе рәисе Иосиф Дискин кебек рәсми затлар катнашты. Татарстанның муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимында уздырылган киңәйтелгән утырышта, шулай ук, ТР буенча федераль башкарма хакимият органнары вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, вуз һәм ссуз җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Утырышта патриотлык, милли һәм гомумроссия гражданлык бердәйлеген формалаштырып яшьләрне тәрбияләүнең актуаль мәсьәләләре каралды.
“Соңгы дистә елларда безнең илдә тормыш тәртибе җитди үзгәрде, кайчандыр бердәм ил булып яшәгән кайбер дәүләтләр һәм халыклар белән мөнәсәбәтләр тамырдан үзгәрде. Миграция агымы, террорчылык һәм экстремизм үтеп керү төрле каршылыклар, җитди куркыныч тудыра. Бу күренешләр, капма-каршы фикерләр яшьләрнең төрле кыйммәтләргә карата күзаллауларында чагылыш тапмый калмый. Ни кызганыч, яшьләр даирәсендә гомуми кабул ителгән кыйммәтләрне санга сукмау күзәтелә, чит-ят карашларга ия булганнарның өстенлекле фикерләре көчләп тагыла. Патриотлык, рухилык, дуслык, тугрылык кебек төшенчәләрнең бәясе төшә, Интернет челтәрендә шикле берләшмәләр күп туплана. "Ислам дәүләт" террорчылык идеологиясе яшьләрнең психикасына тискәре йогынты ясый”, - дип башлады Рөстәм Миңнеханов.
Тик, шулай да, бүген җәмгыятьтә дәүләт үсеше куәтле яшьләр сәясәтеннән һәм гомумгражданлык бердәйлегеннән башка мөмкин түгел дигән аңлау бар, дип таный Президент. “Яшьләр илнең инновацион үсешендә мөһим роль уйный. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин билгеләп узганча, шәхеснең төрле яклап гармонияле үсешенә, Россия гражданнарын өлгер, җаваплы, кече һәм олы Ватанына мәхәббәт, мәдәнияткә, традицияләргә хөрмәт белән караучы кеше итеп тәрбияләү мәсьәләләренә өстенлекле игътибар бирү зарур”, - диде ул. Республика башлыгы ассызыклаганча, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашырганда, беренче чиратта, күп милләтле халыкның уникаль рухи-әхлакый, мәдәни-тарихи мирасына таянырга кирәк. Р. Миңнеханов, кешенең үз-үзен таныта алуы өчен шартлар тудыру илдә талантларны беркетеп калу ысулларының берсе булуын да билгеләп узды. “Кеше капиталы үсеше – 2030 нчы елга кадәр Татарстанның социаль-икътисади үсеше өчен мөһим өстенлек”, - диде республика лидеры.
“Безнең ил, республика кебек үк, төрле милләт һәм дин тотучы халыкның озак еллар дустанә яшәү буенча уникаль позитив тәҗрибәсенә ия. Тынычлык һәм татулыкны саклап калу, милләтара хөрмәткә корылган мөнәсәбәтләр – безнең алгарышлы үсешнең төп алшарты. Дәүләт һәм милли сәясәт кысаларында чаралар да шуңа йөз тота”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның әйтүенчә, барлык милләтләрнең телен, мәдәниятен саклап калу, гражданнарның рухи мәнфәгатьләрен гамәлгә ашыру зур әһәмияткә ия.
Президент билгеләп үткәнчә, милли һәм дини фактор үсеше Россия бердәйлеген бозуга омтылыш кебек тә кабул ителә. “Бу, киресенчә, безне берләштереп, куәтлерәк итәргә тиеш. Патриотлык дәүләт һәм җәмгыятьнең барлык институтлары тарафыннан тәрбияләнергә тиеш. Яшьләр Ватан тормышында үзләренең кирәклеген танып, роле зур булуын тоярга тиеш, - дип белдерде ул. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, бүген республикада югарыда шәрехләнгән мәсьәләләрнең комплекслы чишелеше табылган дип әйтергә була. - Бездә милли мәдәният, дин үсеш ала. Милләтара һәм динара татулыкка ирешелгән. Алты ел рәттән Татарстан гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү буенча беренче урынны яулый. Хәрби частьлар белән шефлык элемтәләре төзелә. Горурланырлыгыбыз бар, шулай да, эшләрне камилләштерү буенча бурычлар аз түгел”, - дип төгәлләде ул чыгышын.
Утырышта докладлар белән ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин һәм башкалар чыгыш ясады.
Источник: http://www.tatar-inform.ru