Әлмәтлеләргә Владимир Спиваков концерт бүләк итте

2015 елның 4 декабре, җомга

Владимир Спиваков җитәкчелегендәге “Виртуозы Москвы” камера оркестры Әлмәттә ике сәгатьлек концерт белән чыгыш ясады. 

Музыкантлар башкала һәм чит илләрдәге тамашачыларга караганда, провинциядә публиканың бик җылы кабул итүен әйтте. Әлмәтлеләргә оркестр дөнья классикасы әсәрләрен тәкъдим итте.

Әлеге искиткеч концертны әлмәтлеләргә “Татнефть” компаниясе бүләк итте. Бу хакта газетабызның киләсе санында укый аласыз.

 

"Әлмәт таңнары"-Татмедиа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International