Әлмәттә озын гомерлеләр яши

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Анастасия Кондратьева шуларның берсе. Аңа 101 яшь тулды.

Ул 1914 елның 19 ноябрендә Яңа Чишмә районының Екатериновка авылында туган. Сугыш чорларында колхозда эшләгән. Әлмәткә моннан 45 ел элек күчеп килгән. Тыл ветеранын туган көне белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин, социаль яклау идарәсе начальнигы Кадрия Гыйматдинова, 12 нче ТОСМСтан һәм башкалар килделәр.

 

"Әлмәт таңнары", Татмедиа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International