Айрат Хәйруллин : “Районда яшәүче һәр кешедә экологик үзаң һәм тирә–як мохит өчен җаваплылык хисен булдыру мөһим”

2015 елның 17 ноябре, сишәмбе

Райондагы экологик хәлне өйрәнү максатыннан ӘМР башлыгы Айрат Хәйруллин көнкүреш калдыкларын утильләштерү объектларында булды. Болар – шәһәр һәм Рус Акташы янындагы полигоннар, Кузай авылы янындагы чүп–чарны аралау станциясе.

Танышу рейды вакытында Айрат Ринатович җаваплы службаларга полигоннар буенча тулы мәгълүмат җыярга кушты. “Районда яшәүче һәр кешедә экологик үзаң һәм тирә–як мохит өчен җаваплылык хисен булдыру мөһим,”– дип ассызыклады район башлыгы.

Куллану калдыкларын утильләштерү проблемасын хәл итү районның экологик куркынычсызлыгын тәэмин итүдә мөһим чара булачак. Агымдагы елның октябрь аенда пыяла, пластик һәм башка калдыклар өчен аерым контейнерлар булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International