Бүген шәһәрнең 16 нчы гомумбелем бирү мәктәбендә ӘМР Иҗтимагый советының күчмә утырышы булды. Анда Әдәбият елында узган 10 ае эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Пайдуллина район һәм шәһәр күләмендә уздырылган чаралар буенча чыгыш ясады. Әлмәт муниципаль районында 136 мәдәният һәм сәнгать учреждениесе исәпләнә. 10 ай эчендә планда каралган 1200 чараның 840 инде уздырылган.