Анда "Татнефть" генераль директоры Наил Маганов, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль бүлекләре җитәкчеләре, ТР Президенты һәм Хөкүмәте аппаратларының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Быел Татарстанның нефть компанияләре табышны һәм керемне арттырган, әмма бу табыш узган елдагы кадәр түгел, диде Рөстәм Миңнеханов очрашуны ачып. Аның сүзләренә караганда, нефтьчеләрнең валюталар курсы аермасы нәтиҗәсендә нефтьчеләрнең ниндидер өстәмә керемнәре барлыкка килде дигән фикер - хаталы. Нефть тармагы инерция хәләтендә һәм капитал күрсәткечләрен күрсәтүче, шуңа күрә хәзер федераль хакимият тарафыннан кабул ителгән кайбер карарлар нефть компанияләр эшчәнлегенә тискәре йогынты ясаячак, ә ул нефть төбәкләре иминлегендә дә сизеләчәк, дип саный ТР Президенты.
Нефтьчеләргә яңа шартларда эшне көйләү, кертемнәрнең нәтиҗәлелеген анализлау зарур, дип саный республика башлыгы. Шул ук вакытта бюджет нефть сәнәгатенә өметләнә, бигрәк тә "Татнефть" компаниясе кебек зур салым түләүчегә.
Агымдагы елның 9 аенда Татарстанның кече компанияләре 5 млн 296 мең тонна нефть тапкан, бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 116 мең тоннага күбрәк. Бу хакта «Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев белдерде. Аның сүзләренә караганда, кече нефть компанияләре ел буена 6 млн 900 мең тонна чамасы нефть чыгарырга планлаштыра.
Кече нефть компанияләрендә сәнәгать куркынычсызлыгы хәле турында Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров белдерде. Шулай ук ТР Президенты консультанты Ренат Мөслимов, Файдалы казылмалар дәүләт комиссиясенең Казан филиалы җитәкчесе Нәкыйп Гатиятуллин сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов тармакта фән юнәлешен үстерү темасы мөһим булуын белдерде, чөнки фән һәм инновацияләрдән башка ТР нефть тармагы көндәшлеккә сәләтле була алмый.
"Татар-информ"