Конкурска барлыгы биш гариза кергән. Үз документларын бирүчеләр арасында район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марат Гыйрфанов, «Стелла Медиа» ҖЧҖ директоры урынбасары Евгений Ермолаев, Рус Акташы авыл җирлеге башлыгы Алексей Лазарев, ЖЭУ «Успех» ҖЧҖ директоры Рөстәм Гәрәев һәм Әлмәт һөнәри көллияте директоры Артур Миннәхмәтовлар.
Комиссия әгъзалары аларга алга таба эшчәнлеккә кагылышлы сораулар бирде, муниципаль хезмәт белән бәйле чикләүләрне белү-белмәүләрен сораштырды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча биш кеше арасыннан икесе сайлап алыначак. Ахыргы нәтиҗә 23 октябрьдә сессиядә ясалачак.
"Әлмәт таңнары"
Татмедиа