Татарстанда күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонт барлык 999 объектта да тәмамланган

2015 елның 17 октябре, шимбә
Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау һәм башка республика программаларын тормышка ашыру турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Төп доклад белән ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов чыгыш ясады. Иң беренче итеп ул хезмәтне саклау өлкәсендәге вазгыять турында бәян итте.

ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларына караганда, 2015 ел башыннан 40 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, шул исәптән 26сы авыр нәтиҗә белән, ә 14 очрак үлем белән тәмамланган. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2015 ел башыннан 974 тикшерү үткәрелгән. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен гомуми суммасы 20 млн 512 мең сум тәшкил иткән 571 карар чыгарылган, 6 млн 102 мең сум күләмендә штраф түләтелгән, 146 карар буенча 7 млн 713 мең сумлык ирекле түләүнең вакыты чыкмаган.

Моннан тыш, Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматы буенча, 42 муниципаль районда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау объектларында 5 мең 401 инспекцион тикшерү үткәрелгән, алар нәтиҗәләре буенча 11 районда куркынычсызлык техникасын бозуның 33 очрагы ачыкланган.

2015 елда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр барлык 999 объектта да тәмамланган. Хәзерге вакытта комиссия кабул итү процессында ачыкланган кисәтүләрне бетерү һәм йортларны файдалануга тапшыруга әзерлек эшләре бара.

Агымдагы елда мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы буенча каралган эшләр дә бөтен объектларда тәмамланган. Программада 42 район катнашкан, исемлеккә 126 гомуми белем бирү мәктәбе кергән.

Алексей Фролов 2015 елга "Уңайлы мохит" программасын тормышка ашыру турында да сөйләде. Социаль өлкә объектларын адаптацияләү буенча эшләр 102 объектта башкарыла, программа үтәлеше 97,34 процент тәшкил итә. Гомуми белем бирү мәктәпләренең уңайлылыгы программасы буенча эшләр 145 объектта бара. Ә 122 объектта эш тәмамланган.

Киңәшәдә Рөстәм Миңнеханов "Уңайлы мохит" программасын тормышка ашыруга җаваплы карарга өндәде.     

"Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International