Министр билгеләп үткәнчә, игенчелек өлкәсендә аграрийлар 20 млрд сумлык продукция җыеп җиткермәгән. Тулаем ашлык күләме, кукурузны да кертеп, гектарыннан 22 центнер чыкканда, 3,5 млн тонна тәшкил итте.
Моннан тыш, 2 млн тонна шикәр чөгендере җыеп алыначак. Быел шикәр заводлары да табышка эшләячәк. Эш шунда ки, шикәр- биржа товары, аның бәясе рубль курсы белән бергә үзгәрә.
Аграр ведомство башлыгы сүзләренә караганда, корылык һәм башка табигый катаклизмнарга карамастан, Татарстан агросәнәгать комплексында хуҗалык алып баручы 92 процент субъект табышлы булып кала.
Спикер татарстанлылар ирешкән аерым рекордларга тукталды. Шулай итеп, ашлык уңышын җыеп алу буенча ТР Арча районы югары нәтиҗәгә иреште, анда гектарыннан уртача уңыш 29 центнер тәшкил иткәндә, 150,8 тонна ашлык җыеп алынган. Бәрәңгенең рекордлы уңышы шулай ук Арча районында җыеп алынган.
Актаныш районы аграрийлары да бай уңыш җыеп алды - 140 мең тоннадан артык. Азнакай районы игенчеләре лидерлар өчлеген төгәлли. Алар гектарыннан уртача уңыш 32 центнер тәшкил иткәндә, 135,3 мең тонна ашлык җыеп алганнар.