Һава торышы яңгырлы булуга карамастан, шимбә көнне “Торговый двор” сәүдә үзәгендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләде. Әлмәтлеләргә авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыкларында җитештерелгән сыйфатлы азык– төлек тәкъдим ителде. Ассортиментны нигездә бөртек, ит, бәрәңге, кишер, чөгендер, суган тәшкил итте.
Ярминкәдә өлкәннәр хөрмәтенә концерт программасы күрсәтелде һәм ялныз пенсионерларның сатып алган товарларын яшәү урыннарына кайтаруда волентерлар ярдәме оештырылды.