Айрат Хәйруллин: “Педагог булу һәм әлеге җаваплы миссияне башкару һәркемгә дә бирелмәгән ”

2015 елның 2 октябре, җомга
5 октябрь көнне мәгариф системасында эшләүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уздылар. Бәйрәм алдыннан Әлмәттә иң гоманлы һөнәр ияләрен тәбрикләделәр. Чара ӘМР башлыгы Айрат Хәйруллин катнашында узды.

“Педагог булу һәм әлеге җаваплы миссияне башкару һәркемгә дә бирелмәгән. Укытучы булу – белемнәрне үзеңне укучыларыңа дөрес итеп җиткерә белү, тәрбияне үз эченэ алган бик мөһим эшчәнлек. Әлмәтнең мәгариф системасына килгәндә, безнең укытучылар бик талантлы. Сез район, республикабызның киләчәгенә нигез салучылар”,– диде район башлыгы үзенең тәбрикләү сүзендә. Тантана район, республика бәйгеләрендә җиңү яулаган мәгариф учрежденияләре, аерым укытучыларга бүләкләр тапшыру, концерт номерлары белән аралашып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International