Әлмәтлеләр стратосферага гелио шар җибәрделәр

2015 елның 2 октябре, җомга
Бүген “Шәмсенур” шәһәр паркында истәлекле вакыйга – стратосферага гелио шар җибәрү булды. Халыкара укытучылар көненә багышланган бу чарада ӘМР башлыгы Айрат Хәйруллин катнашты.

Гелеозондны булдыру инициатив төркеме вәкиле, 11 нче мәктәп укучысы Дамир Хазиев сүзләренә караганда, әлеге идея “Яшь техниклар станциясе”ндә барлыкка килгән. Проект һәм аны тормышка ашыру өчен кирәкле документлар беренче чиратта стратосферадан шәһәр, республика күренешләрен төшерүне күздә тотып эшләнгән.

Яшь техниклар станциясе директоры, өстәмә белем бирү педагогы Наил Бадыкшанов билгеләп узганча, мондый гелио зонд стратосферага чыгу өчен иң кулай алым. Шар видеокамера һәм трекер белән җиһазландырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International