Сәламәтлек үзәгендә өлкәннәр өчен ачык ишекләр көне уздырылды

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе
Өлкәннәр көне декадасында Сәламәтлек үзәгендә һәрвакыт ачык ишекләр көне уздырыла. Сәламәтлек үзәге 3 нче санлы шәһәр поликлиникасының 7 нче катында урнашкан. Биредә йөрәк, кан һәм сулыш юлларын системасын тикшертергә, экспресс кан анализы бирергә, күз, авыз куышлыгын тикшертергә һәм башка күп төрле тикшерүләр узарга мөмкин. Шушында ук организмның физик ныклыгына бәйле рәвештә туклануны анализларга, гомер озынлыгын арттыру өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге турында квалификацияле табиплар белән киңәшләшергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International