Әлмәтнең иҗтимагый оешмалары инициативасы “РИТЭК” социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә югары бәяләнде

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе
29 сентябрь көнне Казанның “Пирамида” күңел ачу үзәгендә “РИТЭК” социаль һәм мәдәни проектларның VI бәйгесе булып узды. Тантаналы чарада ТР Премьер министры Ильдар Халиков һәм башка абруйлы кунаклар катнашты.

Бәйгедә 700 гариза арасыннан сайлап алынган 170 проект җиңүче дип табылды. Бәйгенең грант фонды 25млн сум тәшкил итә. Төп приз–1 млн сумга “Особый мир” төбәкара балаларга ярдәм фонды лаек булды.

Бәйге ачык булганлыктан, шарт буенча төрле формадагы оешмалар да бәйгенең катнашучылары була алдылар.

Әлмәт районыннан Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе , 3 нче санлы Әлмәт шәһәр поликлиникасы һәм “Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү оешмасы” “Спорт” һәм “Җиңү” номинацияләрдә җиңү яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International