Театр – ул зур бер гаилә!

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе
1 октябрь Өлкәннәр көне уңаеннан Әлмәт татар дәүләт драма театрында ветераннарны тәбрикләделәр. Коллективта өлкән яшьтәге 50 кеше исәпләнә.

Театр җитәкчелеге һәм яшь артистлар өлкәннәр өчен концерт программасы белән чараны башлап җибәрделәр. Музыкаль бүләк 50–70 нче елларның җырлары белән үрелеп барды.

Фәридә Исмагилова театр үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен ветераннарга олы рәхмәтен белдерде һәм бәйрәм белән тәбрикләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International