Айрат Хәйруллин «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге эше белән танышты

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе
Халыкара өлкәннәр көнендә район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча ТР Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге эше белән урынга барып таныштылар.

Үзәк 1995 елдан бирле эшләп килә. Һәм Әлмәтнең генә түгел, бөтен республика инвалидлары тормышының аерылгысыз өлеше булып тора. Биредә авырулары төрле булган инвалидлар тернәкләндерү үтә.

Агымдагы елның тугыз аенда гына да 818 инвалидка хезмәт күрсәтелгән, шуларның 482 се стационарда, 336 сы ярымстационарда тернәкләндерү узган.

Айрат Ринатович дәвалау кабинетларын, торак бүлмәләрне карап йөрде, ял итүче өлкәннәр белән аралашты, проблемаларын сорашты. Шулай ук биредә дәваланучы иң өлкән инвалид, Бөек Ватан сугышында катнашкан Хәбибулла Сибгатуллинны тәбрикләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International