Бүген Әлмәттә “Татарстан кроссы – 2015” узды. Быел ул Ленин урамында оештырылды.

2015 елның 27 сентябре, якшәмбе
Йөгерергә чыгучыларны район башлыгы Айрат Хәйруллин сәламләде. Ул спортның хәрәкәт, сәламәт чыганагы булуын ассызыклады. Район Советы һәм башкарма комитеты, дәүләт һәм муниципаль службалар хезмәткәрләре арасындагы йөгерүдә финишка беренче булып район башлыгы аяк басты. Миңлебай авыл җирлеге башлыгы Илдар Рәхимов икенче, Рус Акташыннан Алексей Лазарев өченче килде. Көчле спортчылар арасында иң яхшы вакытны Юлия Маннанова (“Әлмәтнефть”), Марина Талипова (сәламәтлек саклау идарәсе), Диләрә Бариева (“Әлмәтнефть”), Владимир Назаров (“Елховнефть”), Салават Минһаҗев (УТНГП), Андрей Мартынычев (Газпромтрансгаз) күрсәтте. Кросста ун меңләп әлмәтле катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International