Бүген Әлмәттә җиңел атлетика буенча район беренчелегенә ярышлар булып узды

2015 елның 26 сентябре, шимбә
Анда 200 дән артык укучы, студентлар, нефть тармагы, бюджет хезмәткәрләре катнашты. Ярыш кысаларында һәр яшь категориясе буенча көчлеләр ачыкланды. Ә иртәгә әлмәтлеләр “Татарстан кроссы -2015” кә чыга. Көчле спортчылар аерым төркем булып йөгерәчәк.  

Бүген Үзәк базарда авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды. Анда үзебезнең районнан тыш, тирә-юньдәге төбәкләрдән дә авыл хуҗалыгы азык-төлеге алып килүчеләр бар иде. 

Әлмәтлеләр яшелчәләрне, ит, бөртек һәм башкаларны теләп сатып алды. Бәяләр дә югары түгел иде. Мисал өчен, бәрәңгенең килосын 12 сумнан алырга мөмкин иде. Кишерне 15 сумнан тәкъдим итүчеләр дә бар иде. Ялгыз яшәүче өлкәннәргә алган әйберләрен машина белән бушлай илтеп бирделәр. Волонтерлар исә капчык-капчык яшелчәләрне машиналарга ташырга ярдәм итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International